Меню

Космос турында шигырьлэр татарча

Космоска сәяхәт.
занимательные факты по окружающему миру на тему

Скачать:

Вложение Размер
kosmoska_seyahet.doc 32 КБ

Предварительный просмотр:

Максат:балаларның белемнәрен системлаштыру, космос турында белемнәрен тирәнәйтү, танып- белүчәнлеген үстерү.

Җиһазлау: глобус, космос иллюстрациясе, кечкенә һәм зур туплар.

Тәрбияче. Исәнмесез, кунаклар! Хәерле көн, балалар!

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн безгә.

Матур үтсен көнегез,

Көләч булсын йөзегез.

Балалар башкаруында җыр “Күңелле сәяхәт”.

Кешеләр электән үк күк җисемнәре (йөзе) кызыксындырган. Алар Галәмгә очу турында хыялланганнар. Галимнәр космик кораб уйлап тапканнар. Башта кешеләрне очыртырга курыкканнар. Шуңа күрә иң беренче булып галәмгә этләрне җибәреп караганнар.

Ул этләрнең исеме “Белка”, “Стрелка” булган. Алар Галәмнән исән-имин әйләнеп кайткач , кешеләр үзләре очканнар.

Иң беренче булып галәм киңлекләрен яулаган кеше –Ю.А.Гагарин. Шуннан бирле 12нче апрель һәр елны Космонавтика көне билгеләп үтелә.

Бакча баласы булсам да

Юрий Гагарин кебек

Очасым килә күккә.

Галәмнең барлык серләрен

Ачасым килә минем

Илебезнең батыр улы

Буласым килә минем.

Һәр көн шулай хыялланып

Карыйм мин күк йөзенә.

Чын космонавт булырмын-

Т. Космонавтлар – курку белмәс, кыю кешеләр. Балалар, мондый сыйфатларны кечкенәдән үк булдырырга кирәк. Ягез әле, бергәләп уен уйнап алыйк. Уен “Капма- каршысын әйт” дип атала.

Т. Балалар, космонавтлар нинди булырга тиеш икәнлеген белдек. Ләкин бу сыйфатларны үзебездә булдыру өчен , һәрвакыт физкультура, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Әйдәгез матур итеп басыгыз. Без хәзер физик күнегүләр эшләп алабыз.

Музыка яңгырый.Балалар физик күнегүләр ясыйлар.

Т. Йолдызлар күк йөзендә кечкенә генә нокта булып күренәләр, чөнки алар Җирдән бик еракта урнашканнар. Ә чынлыкта алар- Кояшка охшаган кайнар шарлар. Иң кайнар йолдызлар – зәңгәр йолдызлар. Балалар, әйдәгез, бер уен уйнап алыйк әле. Ул “Кайнар шар” дип атала.

Уенның барышы: Балалар түгәрәккә басалар. Тәрбияче “кайнар шарны” бер балага ата. Бала аны, тиз генә тотып алып, икенче балага ыргытырга тиеш була. Бала “кайнар шар”ны тота алмаса,калган балалар . йолдызы сүнде диләр. Бала уртага утыра. Уен соңгы “йолдыз” калганчы дәвам итә.

Т. Бик җитез, өлгер балалар икәнсез. Әйдәгез балалар тагын бер уен уйнап алабыз.Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавапларын табыгыз.

Төнлә калка, көндез ята. (ай)

Өй башына утырган, җир йөзен нур белән тутырган.(кояш)

Төнлә баксам, күк тулган , иртән баксам- юк булган.(йолдыз)

Т. Менә балалар минем кулда Ай. Нәрсә соң ул ай? Ай –Җирнең иярчене , анда һава да, су да юк. Ай өслеге тишкәләнеп беткән, чөнки анда метеоритлар төшә. Әйдәгез, Ай белән уен уйнап алыйк.

Балалар түгәрәккә басып, шигырь юллары кабатлыйлар.

Без Галәмгә очабыз,

Тулган Айны тотабыз.

Очкан чакта , болытларны,

Ак җилләрне кочабыз.

Бер бала, “Ай” тотып ,уртада йөри һәм саный башлый: “1,2,3,4,5- айны тотып ал! “Ай” ны ике бала арасына куя. Бу балалар икесе ике якка йөгереп китәләр. Кем беренче булып йөгереп килеп җитә , шул “Ай” ны тотып алырга тиеш була.

Т. Балалар, безгә төркемебезгә кайтырга вакыт җитте.Ләкин кайканчы тагын бер уен уйнап алыйк әле. Әйдәгез, “Метеоритны ватыйк” дигән уен уйнап алыйк әле. Метеоритлар алар зур тизлектә оча торган ташлар.

Уен барышы:Зал идәнендә кечкенә туплар өелгән. Бу туплар метеоритлар ролен үти. Балалар ике якка тезелеп басалар һәм зур тупны тәгәрәтеп кечкенә тупларга тидерергә тиеш булалар.

Менә балалар без космос турында бик күп яңалыклар белдек.Хәзер матур итеп басабыз һәм үз төркемнәребезгә кайтабыз.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

10га кадәр уңай һәм кирегә санауны, геометрик фигуралар турындагы белемнәрен,атна көннәре, ел әйләнәсендәге айларның эзлеклеге турында күзаллауларын ныгыту, кәгаз битендә ориентлашырга өйрәтүне дәвам .

Тема: «Космоска сәяхәт» (уртанчылар төркеме)Максат: Геометрик фигуралардан тугәрәк, квадрат, өчпочмакны.

Муниципаль белем бирү учреждениесе«Олы Әтнә балалар бакчасы » Проект эшчәнлеге.Тема: “Космоска очу” (Мәктәпкә хәзерлек.

Источник

Космонавтика атнасында уткру очен конспект космонавтика коне яки слам галм

2.Төп өлеш
Йолдызлар, кояш, ай һ.б. турында сөйләшү, слайдлар карау.
Шигырь сөйләү,
җыр җырлау
Әңгәмә
Ял минуты
Балалар белән “Коструктор” уены уйнау:
Легоконструктордан ракета ясау.
Йолдызлар һәм кометалар кәгаьздән ертып ясау- иҗади эш
Йолдыз, кометаларны галәм киңлегенә ябыштыру.

3.Йомгаклау.
Шөгыльдән уенга күчү

Әдәбият:
Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе: методик кулланма / К. В. Закирова, Р.Ә. Кадыйрова, Г.М.Сафиуллина.
Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү. (Программаның милли төбәк юнәлеше). К.В.Закирова, Р.А.Борһанова, һ.б.
Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия.
Туган телдә сөйләшәбез. Балалар бакчасында татар телендә тәрбия һәм белем бирү. Ф.В.Хәзрәтова, З.Г.Шәрәфетдинова, И.Җ.Хәбибуллина.

Барышы:
Оештыру.
Психогимнастика:
Бергәләшеп без басыйк
Бик зур түгәрәк ясыйк
Кояшның җылы нурыннан
Йөрәкләргә көч алыйк.
Татулашыйк, дуслашыйк,
Шөгылебезне башлыйк.
Балалар, сез төнлә һавага карарга яратасызмы? (Әйе, мин төнлә һавага карарга бик яратам. Мин дә әти-әнием белән аяз төндә һаваны күзәтәм. Һ.б. җаваплар)
Төнлә һавада нәрсә күреп була? (Төнлә һавада ай һәм йолдызлар күреп була.)
Ә йолдызларны саный алыр идегезме? (Юк, йолдызларны санап бетереп булмый. Алар бик күп.)
Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен кояш – көндезләрен, ә йолдызлар төнлә яктырта? ( Кояш көндез яктыртмаса, һаман төн генә булыр иде. Ул безгә көн ясаучы. Кояш яктысында йолдызлар күренми, йолдызларны төнлә генә күреп була. һ.б. җаваплар )
Айны кайчан күреп була? (Айны аяз төндә күреп була)
Айда кешеләр яшиме? (Юк, айда кешеләр яшәми.)
— Ә ни өчен айда кешеләр яшәми? (Айда салкын, үсемлекләр дә үсми. Үсемлекләр булмагач суларга һава юк. Шуңа күрә анда кешеләр яши алмый.)
-Галәмдә кояш, ай, йолдызлардан башка тагын нәрсәләр бар? (Галәмдә кояш, ай, йолдызлардан башка тагын планеталар бар)
(Слайд – планеталар)
— Кем миңа планеталарны санап күрсәтә ала? (Бала җавабы)
Төп өлеш
Слайд — йолдызлар
Балалар, барлык йолдызлар да – ялкынланып янучы бик зур шарлар алар. Кайберләре хәтта Кояштан да күпкә зуррак.
(Слайд) Кояш – Җиргә иң якын урнашучы йолдыз ул.
(Слайд – кояш һәм планеталар)
Безгә Кояш кечкенә кебек күренә. Ләкин ул бик зур. Мәсәлән, Кояш Җирдән 109 тапкыр зуррак.
Кояшта тереклек юк, чөнки анда бик эссе: 15 миллион градус. Шуңа күрә Кояшка космик корабльләр беркайчан да очмаячак.
(Слайд Ай) Ай үзе яктылык чыганагы түгел, ул көзге сыман Кояш яктысын чагылдыра.
(Слайд – җир шары ай белән) Ай – Җирнең бердәнбер табигый иярчене.
Кешеләр берничә тапкыр Айга менә алдылар, Айга автомат аппаратлар – (Слайд) луноходлар җибәрделәр. Луноходлар белән Җирдән торып идарә итәләр.
(Слайд – йолдызлы күк) Күп кенә йолдызларның исемнәре бар: Поляр йолдыз, Сириус, Вега, Регул, һ.б. Зур йолдызлар йолдызлыклар булып тоташа: Зур һәм кечкенә Җидегән Йолдыз, Кучкар, Үгезбозау, Игезәкләр, Кысла, Арыслан һ.б.
Галәм (космос), күк җисемнәре кешеләрне һәрвакыт кызыктырган. Моннан йөз ел элек Калуга шәһәрендә яшәгән укытучы (Слайд) Константин Эдуардович Циолковский йолдызларны (Слайд) телескоптан күзәтергә яраткан һәм аларны өйрәнгән. Ул башка планеталарга очып барырлык очу аппараты уйлап тапкан.
— Күп еллар үткәч, илленче елларда конструктор (Слайд) Сергей Павлович Королёв җитәкчелегендәге галимнәр космик спутник ясыйлар. Аны космоска җибәреп карыйлар. Очу уңышлы үтә.
— Шуннан соң алар галәмгә спутникта этләр җибәреп карыйлар. (Слайд) Беренче булып Лайка исемле эт оча. Элек кешеләр галәм турында бик аз белә, ә космик аппаратларны кире кайтарырга өйрәнмәгән була. Шуңа күрә Лайка гомерлеккә галәм киңлекләрендә кала.
— (Слайд) Аннары Белка, Стрелканы очыралар. Алар белән очыш уңышлы үтә.
— Галимнәр уйлап тапкан (Слайд) ракеталар ярдәмендә галәмгә Җирнең беренче ясалма иярченнәрен, Айга һәм башка планеталарга автомат станцияләр җибәрәләр.
— Шуннан соң гына галәмгә кешеләр оча башлый. Галәмгә очкан кешеләрне космонавтлар дип атыйлар. Кем белә, беренче космонавтның исеме ничек? (Беренче космонавтның исеме — Юрий Гагарин) (Слайд) Әйе, Юрий Алексеевич Гагарин – иң беренче космонавт. Ул 1961 нче елның 12 нче апрелендә “Восток” кораблендә кешелек тарихында беренче тапкыр Җир тирәли очыш ясый. Ул 108 минут оча. Шуннан барле 12 апрель һәр елны Космонавтика көне дип билгеләп үтелә.
1 бала сөйли:
“Йолдызлар белән сөйләшеп. ”, Ю. Гагаринга, Рәшит Гәрәй.
Кешелек бу батырлыкны
Һич чыгармас исеннән:
Зәп-зәңгәр булып күренгән
Материклар өстеннән,
Өстеннән чиксез суларның
Сәламнәр юллый-юллый,
Галәмдә очып йөрде ул
Һәм кайтты җырлый-җырлый.
Ә хәзер әйдәгез бергәләп җыр җырлап алыйк. (“Яшь космонавтлар” (Г. Мөхәммәтшин сүзләре. Ф. Әхмәтов музыкасы) җыры башкарыла).

Әле җирдә яшәсәк тә,
Күккә тарта йөрәкләр.
Гагариннар кебек кыю
Булу безнең теләкләр.
Кушымта:
Үсеп җитәрбез,
Күкләр гизәрбез.
Киң илебезне
Данга бизәрбез.
2.Зәңгәр күктән җемелдәп
Йолдызлар чакыралар,
Тиздән “Восток” корабында
Безне каршылар алар.
Кушымта:
Үсеп җитәрбез,
Күкләр гизәрбез.
Киң илебезне
Данга бизәрбез.
Балалар, хәзер космонавтлар (Слайд) космик станцияләрдә озаклап яшиләр һәм эшлиләр. Космонавтның киеме — (Слайд) скафандр дип атала. Аны космонавтлар космоска очканда, ачык галәм киңлекләренә чыкканда кияләр.
Космик станциядә космонавтлар фәнни тикшеренүләр үткәрәләр. Медицина һәм техник күзәтүләр алып баралар, Җирнең өске өлешен өйрәнәләр, ураган якынлашуын, һава торышын төгәл билгелиләр, радио – телевизион космик элемтәне тәэмин итәләр. Менә нинди авыр һәм кызыклы космонавт эше.
Балалар, ә сезнең комонавт буласыгыз киләме? (Балалар җавабы.)
Булачак космонавтлар очышка озак еллар әзерләнә. Алар спорт белән шөгыльләнәләр, парашютта сикерәләр, (Слайд) центрифугада әйләнәләр, аерым камерада озак яшиләр.
Әйтегез әле, космонавт нинди булырга тиеш? (Балалар җавабы.)
Әйе, космонавт сәламәт, бик чыдам һәм шулай ук тирән белемле дә булырга тиеш. Ә хәзер әйдәгез, бераз ял итеп алыйк.
(Слайд) Ял минуты
Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга,
Ә аннары – артка.
Уңга, сулга борабыз,
Аннан карап торабыз.
Иң өсләрен сикертәбез,
Кулларны биетәбез,
Бер алга, бер артка сузып,
Күңелле ял итәбез.

Менә ничек ял иттек,
Шөгыльне дәвам итик .
Балалар, галәмгә очар өчен, күкләрне гизәр өчен безгә космик кораб – ракета кирәк. Мин сезгә легоконструктордан ракета ясарга тәкъдим итәм.
(4 бала зур конструктордан идәндә ракета ясый, калганнар ракетаны кечкенәрә легоконструктордан урыннарда ясый)

Ракетабыз әзер. Ракетага йолдызлар һәм кометалар булган галәм киңлекләре кирәк. Менә минем кара галәм киңлеге бар, тик аңа нәрсәдер җитми. Нәрсә икән? (Балалар җавабы.) Әйе, йолдызлар һәм кометалар җитми. Әйдәгез, аларны сары һәм кызгылтсары кәгазьдән оригами алымы белән бөгеп, кометаларның койрыгын кәгазь тасмалар ертып ясыйк һәм галәм киңлегенә ябыштырыйк.
Музыка астында бергәләп “Галәм киңлегендә йолдызлар һәм кометалар” аппликациясе ясау – күмәк эш.
3.Йомгаклау.
— Карагыз әле, менә безнең йолдызлы галәм әзер. Инде без космонавтларга әверелеп ракета белән галәмгә оча да алабыз.
(Шөгыль сюжетлы рольле уенга күчә)

  • kosmonavtika_atnasynda_utkru_ochen_konspekt_kosmonavtika_kone_yaki_slam_galm
    Размер файла: 33 kB Загрузок: 16

Источник

Беренче космонавт Юрий Гагаринның тууына 80 ел тулуга багышланган кичә
методическая разработка по теме

Галәмгә очкан беренче очучы-космонавт Юрий Гагаринның хезмәт батырлыгы белән танышу , аның тормышы һәм илебезгә галәм өлкәсендә күрсәткән уңышлары мисалында укучыларда әхлакый сыйфатлар формалаштыру.

Скачать:

Вложение Размер
kich_.docx 27.34 КБ

Предварительный просмотр:

Беренче космонавт Юрий Гагаринның тууына 80 ел тулуга багышланган кичә.

Гыйззәтуллина Руфия Закиевна Иске Салман төп гомуми белем бирү мәктәбенең физика укытучысы.

Максат : Галәмгә очкан беренче очучы-космонавт Юрий Гагаринның хезмәт батырлыгы белән танышу , аның тормышы һәм илебезгә галәм өлкәсендә күрсәткән уңышлары мисалында укучыларда әхлакый сыйфатлар формалаштыру.

Җиһазлау : Юрий Гагарин портреты һәм аның тормышын чагылдыручы слайдлар, компьютер,космонавтика һәм космонавтларга багышланган китаплар күргәзмәсе.

Эпиграф: Җирдә кеше булу өчен Кеше күпме юллар үтә! Ашкын ,кешем !Сине җирдә Еллар көтә,юллар көтә. Зөлфәт Җыр “Ашкын кешем” 1нче слайд. 1 нче укучы: 1961 елның 12 апрель иртәсендә Байконур космодромыннан кызыл скафандр кигән берәү атлый.Аның шлемына эре хәрефләр белән “СССР” дип язылган.Менә ул ракетага якынлаша. 2 нче укучы : 1961 елның 12 апреле.Советлар Союзының барлык радиостанцияләре шатлыклы хәбәр җиткерә:”Мәскәү вакыты белән 10 сәгать 2 минут”.ТАСС хәбәр итүенчә,галәм киңлегенә кеше очкан.Бар җиһан тынып калгандай була.Океаннар һәм илләр өстеннән очып үткән Юрий Гагарин турында бөтен Җир шары халкы сөйли.

3 нче укучы Тышта яз иде Күкләр зәп-зәңгәр
Таралды кинәт
Шатлыклы хәбәр 4 нче укучы

Кеше галәмдә!
Бу нинди яхшы
Димәк ,ул аның
Ишеген ачты. 5 нче укучы
Юрий Гагарин- Исеме аның. Ул хәбәр итә Биектән барын. 6 нчы укучы. Таулар,елгалар, Шәһәрләр күркәм: Дала һәм кырлар Ямь-яшел үлән. 7 нче укучы. Ул Галәм гизеп. Исән-сау төште. Ни бар соң җирдә Кешедән көчле! 8 нче укучы: Дөньяда беренче мәртәбә бортына кеше утырткан “Восток” космик корабле Җир тирәли орбитага чыгарылды. Ул җир шарын 108 минут эчендә әйләнеп чыкты. Галәмнең очсыз-кырыйсыз киңлекләрен беренче булып очучы-космонавт Юрий Гагарин күрде..Шуңа да аны “Галәм пионеры “ дип атадылар. Кешелекнең гасырлар буе хыялланганы тормышка ашты. Җыр “Кояш дуслары” 1нче укучы:

Гагарин ул – галәм пионеры, . Укучылар белән дус булган. Безнең хыял – безнең идеаллар Галәмгә дә барып кушылган. 2 нче укучы Гагарин ул – галәм пионеры Безгә үрнәк, иң зур өлге ул. Безнең сафта бергә атлап бара Һәр тантана, бәйрәм көнне ул. 2 нче слайд. 3 нче укучы : Ниндирәк кеше булган соң Юрий Гагарин? Гагаринның тормыш юлына тукталып узыйк. Юрий Алексеевич Гагарин 1934 елның 9 мартында Смоленск өлкәсенең Гжатск районында Клушино авылында колхозчы семьясында туган.

3 нче слайд. 4 нче укучы

Юраның әти-әнисе-гади колхозчылар.Әтисе, Алексей Иванович Гагарин (1902—1973), — балта остасы,

әнисе, Анна Тимофеевна Матвеева (1903—1984), — фермада эшләгән.

4 нче слайд. 5 нче укучы :

Юра кечкенәдән үк бик кызыксынучан малай булып үсә.1941 елда урта мәктәпкә укырга керә, ләкин гитлерчылар башлаган сугыш аның укуын бүлә. 1943 нче елның 9 апрелендә Кызыл Армия авылны немецлардан азат итә.Мәктәптә уку башлана.Юра яштәшләре белән парта арасына утыра.Ул вакытта дәфтәрләр булмаганлыктан,гәҗит һәм обой битләре кисәкләренә язарга туры килә. 6 нчы укучы. Бала чакта,безнең кебек, Укучы булган ул да. Җыенгандыр шундый кыен Һәм шундый ерак юлга. 7нче укучы Саклангандыр,бәлки,һаман Күңелендә хезмәт җыры. Һәм ул булды киң Галәмнең Беренче пионеры.

5 нче слайд 8 нче укучы.

Мәктәптә яхшы укый.Гаиләнең матди хәле начар була.Сугыш тәмамланганнан соң, Гагариннар семьясы Гжатск шәһәренә күчә.1949 елның декабрендә Ухтом шәһәр комитеты Юрий Гагаринны комсомол сафларына кабул итә. 1949 нчы елның маенда Гжатск урта мәктәбенең 6 классын тәмамлый.

Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

6 нчы слайд. 1 нче укучы 1949 елның 30 сентябрендә Люберцы шәһәрендәге 10 нчы һөнәр училищесына укырга керә .1951 елның июнендә училищены бик яхшы билгеләренә тәмамлап эретүче һөнәре ала. 7 нче слайд. 2 нче укучы

1951 нче елның августында Ю.Гагарин Саратов индустриаль техникумына укырга керә.. 1954 нче елның 25 нче октябрендә беренче тапкыр Саратовтагы аэроклубка килә . 1955 нче елны индустриаль техникумын « 5» билгеләренә генә тәмамлый , ә 10 октябрьдә аэроклубны. ЯК-18 самолетында «Дубки»аэродромыннан беренче тапкыр һавага күтәрелә.

8 нче слайд. 3 нче укучы. 1955 нче елның 27 нче октябрендә Юрий Гагаринны армиягә алалар һәм Оренбург шәһәрендәге Ворошилов исемендәге хәрби авиация училищесына укырга җибәрәләр. 1957 нче елның 25 нче октябрендә укуын тәмамлый һәм Төньяк флотның (Мурманск өлкәсе) авиация полкында очучы булып хезмәт итә. 1959 нчы елга кадәр суммар очышы 265 сәгать тәшкил итә.
9 нчы слайд. 4 нче укучы 1959 нчы елның 9 нчы декабрендә Гагарин космонавтлар группасына кандидат итеп алуларын үтенеп гариза яза.Бер атнадан аны медицина тикшерүе үтү өчен Мәскәүгә чакырталар.1960 нчы елның 3 нче мартында Гагаринны космонавтлыкка кандидат итеп кабул итәләр. 10 нчы слайд. 5 нче укучы.
1961 елның 12 апрелендә дөньяда беренче очучы-космонавт,ватандашыбыз Юрий Алексеевич Гагарин “Восток” кораблендә Җир тирәли космик очыш ясый. Бу батырлыгы өчен аңарга Советлар Союзы Герое дигән исем бирелә.

Сәгать теле секундларны саный Ракетаның люгы төбендә. Ишетәм төсле космос лачынының > дигән сүзен бүген дә. 7 нче укучы. Космос эрасының башы иде, Трассасы әле өр-яңа. Бигрәк матур икән бу космостан Түм-түгәрәк зәңгәр Җир-ана. 8 нче укучы. Җир уллары Җирдә генә калмас, Серләр дәшә Галәм күгенә. Алар тиздән йолдызларга очар, Заман офыклары күгенә.

Җыр “Яратыгыз” 11 нче слайд 1 нче укучы. Юрий Гагаринның гаиләсе нык була.Ул Валентина Ивановна Горячевага өйләнә.Аларның Лена белән Галя исемле ике кызлары үсә. 12 нче слайд . 2 нче укучы. 1968 елда Юрий Гагарин Казанга килә. Беренче космонавтның иң популяр чагы. Казан халкы аны олылап каршылый,ихлас күңелдән кунак итә. Гагаринга Казан да,мәһабәт Идел дә,татар халкы да бик ошый.Аның иң яратканы мәшһүр аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов әзерләгән татар ризык-лары була.Юрий Алексеевичның өчпочмак,гөбәдия,тутырган тавыкларны ашаганы булмаган икән.Рәхмәт әйтеп ул Юныс абыйны кочаклап ала,авто-графлы фотосурәтен бүләк итә.Соңыннан бергәләшеп истәлеккә фоторәсемгә дә төшәләр. 13 нче слайд. 3 нче укучы. 1968 нче елның 17 нче февралендә Жуковский исемендәге академияне тәмамлый.Гагарин очышка әзерләнә.1968 нче елның 27 марты.10 сәгать31 минут.Бернәрсә дә һәләкат булачагын искәртми.Гагарин очкан самолет Владимир өлкәсе Киржачск районы Новоселово авылыннан 2,5 км ераклыкта төшеп югала. 14,15,16,17 нче слайдлар. 4 нче укучы. Планетабызның беренче космонавты,Советлар Союзы Герое,полковник Юрий Гагаринның гомере 34 яшендә вакытсыз өзелә.Аның күпме эшләнмәгән эше, сыналмаган самолетлары,космонавтика өлкәсендәге ачылмаган ачышлары тормышка ашырылмыйча калды.Аның исеме белән урамнар, шәһәрләр, мәктәпләр аталган. 18 нче слайд. 5 нче укучы >—дип яза Юрий Гагарин галәм киңлекләрен өйрәнүче журналист Губаревка.

6 нчы укучы. Егерме беренче гасыр кешесе мин- Туры килгән гомер шул чорга, Замандашым Айга,йолдызларга Космик корабльләр очыра.

7нче укучы. Хыяллары чынга аша аның, Аңа ача бәхет ишеген, Чорыбызның бөеклеге шунда: Яшәү мәгънәсенә төшенү.

Источник

Читайте также:  Имена для девочки связанные с космосом
Adblock
detector